Балтач авылына кергәндә стела куелган, анда Татарстанның халык шагыйре, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинның шигырь юллары язылган.