Бүген Радик Рәмис улы Полянка һәм Анатыш авыл җирлекләрендә булды. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын карады. "Колосок" балалар бакчасында, фельдшер-акушерлык пунктында, шулай ук Анатыш авылы мәдәният йортында булды һәм аларның эшчәнлеге белән танышты. Полянкада китапханә-ял үзәгендә булды һәм яңа балалар мәйданчыгын карады.