2022 елның 30 сентябрендә Балык Бистәсендә ГТО буенча җәйге фестивальнең II (зональ) этабы узды. Теләче, Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары командалары көч сынашты. Җиңүче командабыз һәм судьялар составында Ямаш, Күгәрчен, Масловка, Балыклы Чүкәй, Яңа Арыш, Шумбут мәктәпләре укучылары һәм укытучылары катнашты.
Николай Тимофеевич Чичкин 1924 елның 15 декабрендә Масловка авылында туа. Сугыш башланганда аңа 18 яшь тә булмаган. 1942 елның августында ул фронтка китә. Мари ССРда хәрби частьтә укый. Аннары эшелоннарда аларны фронтка озаталар.Воронеж өлкәсен марш белән узалар. Иске Оскол шәһәрендә авырып, госпитальгә эләгә. Дәваланганнан соң янә фронтка китә. Николай Тимофеевич Харьков, Полтава, Курск янындагы сугышларда катнаша. Масловка урта мәктәбенең яшьармиячеләре ветеранны сонгы юлга озатыштылар.
Уку җыеннарының чираттагы сменасы тәмамланды. 5 көн дәвамында укучылар строй, медицина, тактик әзерлек нигезләрен, шулай ук РХБЗ нигезләре һәм Уставларны белү курсын узды. Махсус мондый җыеннар өчен Казанда «Патриот» армиягә чакырылуга кадәрге әзерлек үзәге базасында «Авангард» үзәге булдырылды
1 октябрьдә Бөтендөнья өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне һәркем зур тормыш кичергән һәм үз көчләрен туган илгә биргән кешеләргә аерым игътибар бирергә тырыша. Район яшь армиячеләре үз мәктәпләренең ветераннарын бәйрәм белән котладылар
2 нче номерлы филиал - Олы Елга «Авыл тарихы музее»
Яңа Арыш урта мәктәбенең физика һәм информатика укытучысы Набиуллин Руслан Дамирович Республика күләм “Авыл укытучысы -2022” конкурсының финал ярышында 1 урынга лаек булды
28 сентябрьдә Казан-Арена мәйданчыгында «Минем цифрлы Татарстаным» рәсем конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды. Котлауда муниципаль районнан республика этабы җиңүчесе -Күгәрчен урта мәктәбенең 4 класс укучысы Галимов Тимерлан катнашты (җитәкчесе Фәрзикәева Ф. З.).
Отдел образования Рыбно-Слободского муниципального района