2022 елның 3 октябрендә 14.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча: 422650, Татарстан Республикасы, штп. Балык бистәсе, Ленин ур., 48, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының ХХVI чираттан тыш утырышы узачак.
Район Советы утырышында катнашу нияте турында гражданнардан гаризалар Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәровна тарафыннан (8)843-612-27-08 телефоны буенча һәм электрон почтага кабул ителә: F.Ahmetzyanova@tatar.ru
Утырышның көн тәртибе:
1. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында.
2. 2021 елда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында.
3. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында»01.12.2021 ел, № XV-4 карары белән расланган Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү хакында
4. «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы җирле үзидарә органнары структурасы турында»11.11.2020 №IV-6 Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында