Мәктәпкәчә хезмәткәр көне

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

27 сентябрь көнне, иртәдән үк, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көнендә, балалар бакчасында эшләүчеләрнең барысына да әти-әниләрдән котлау сүзләре әйтелде.

Балалар бакчасы- матур тәэсирләр белән тулы дөнья. Балалар бакчасының һәр хезмәткәре – артист, рәссам, бар эшне дә башкара белә торган  остаз. Ләкин аларның төп таланты – балаларны ярату. Ә башкача ярамый, чөнки нәкъ менә мәхәббәт һәм сабырлык-сабыйларны тәрбияләүдә төп ярдәмчеләр.

Тәрбияче һөнәре – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Бу кеше балаларга тормыш турында төп фикерләр өйрәтә, аларны адым саен мәктәпкә әзерли.

«Березка» балалар бакчасында барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән мөдир Лидия Рафаэль кызы котлады. Урта, өлкән, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  матур бәйрәм әзерләделәр. Тәрбиячеләргә матур котлаулар яңгырады. Балалар шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, биеделәр, күңелле бәйгеләрдә катнаштылар. Без балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдән: "Ә нинди ул, сезнең балалар бакчасы?" дигән сорауга мондый җаваплар ишеттек: «Ул матур, яраткан, иң яхшысы!».

Бу сүзләр барлык хезмәткәрләрнең эшенә чын бәя бирү дип уйлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International