ЯҢАЛЫКЛАР



6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 1 октябрендә Күки төп гомуми белем бирү мәктәбенең яшьармиячеләре һәм тимурчылар, Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ислямов Радик Рәмис улы катнашында озын гомерле Нәбиев Гуссамны юбилее һәм өлкәннәр көне белән котладылар.


5
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Өлкәннәр ункөнлгендә Балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре Корноухово авылындагы өлкәннәр һәм картлар йортында булдылар, «Көмеш яшь» концерт программасында катнаштылар.

5 октябрьдә Өлкәннәр декадасы кысаларында балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре «кәеф автобусы»дигән акция оештырганнар. Пассажирларны котлау һәм иң изге теләкләр белән каршы алып, аларга истәлекле сувенир-магнитлар тапшырдылар.

Чәршәмбе, 5 октябрьдә сәгать унда республикада өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак.  «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил татарстанлыларның мөрәҗәгатенә җавап бирәчәк.

1 октябрь көнне  районның 5 мәктәбе Өлкәннәр көненә багышланган ярминкәдэ катнаштылар. Алар район халкына күп төрле авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим итте.

Министрлыкның матбугат хезмәте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International