Татарстанда инвалидлык буенча пенсия гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка билгеләнде

2022 елның 7 октябре, җомга

 Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 гыйнварыннан инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка билгеләнә.Пенсия һәм аңа тиешле социаль түләү, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы, гражданны инвалид дип тану көненнән алып, инвалидларның Федераль реестры (ФРИ) мәгълүматлары нигезендә билгеләнә. Пенсиягә хокукны раслаучы документларны Пенсия фондына тапшыру зарурлыгы юк.

Инвалидлык буенча иминият яки социаль пенсия билгеләү турындагы карар федераль реестрдан инвалидлык турында мәгълүмат кергән көннән соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча кабул ителә. Пенсия билгеләү турында карар чыгарылганнан соң, өч эш көне дәвамында Пенсия фонды бу турыда гражданинга хәбәр итә. Пенсия билгеләнү турындагы хәбәр дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка, исәпкә алу язмасы булмаса,почта аша килә.

Пенсия билгеләнгәннән соң аны китерү ысулын гражданин үзе билгели. Пенсияне китерү ысулы турындагы гаризаны Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында  шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Түләүләрне китерү ысулын теләсә кайсы вакытта үзгәртергә мөмкин, моның өчен яңа гаризаны теләсә нинди уңайлы ысул белән бирергә кирәк. Гаризаны шулай ук шәхси кабинет аша Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында урнаштырырга, Пенсия фондына яки күпфункцияле үзәккә килеп тапшырырга мөмкин.

Пенсия инвалидлыкбирелгәнче пенсионер булмагангражданнаргабилгеләнә. Пенсия алучыгражданингаинвалидлыкбирелгәночракта Пенсия фонды өстәмәрәвештәайлыкакчалататүләүнебилгели.

«Кайбердәүләтхезмәтләрен актив режимда,  ягънигражданнарныңшәхсимөрәҗәгатеннән башка күрсәтүсоциальказначылыкпринцибыкысаларындагамәлгәашырыла, аныңмаксаты - социальярдәмчараларынбилгеләүпроцессынтизләтүһәмбелешмәләрҗыюдан баш тарту», - дипбилгеләпүтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International