ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы боерыгы белән район мәдәният йорты каршындагы "Яз" вокаль ансамбленә җитәкче Зарипова Рәсимә Әюп кызы бирелде.
Ямашев мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Чишмә" балалар фольклор коллективына "үрнәк" исеме бирелде (җитәкчесе: Сафина Исламия Рафил кызы). Олы Елга мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Асылъяр" балалар фольклор коллективына да "үрнәк" исеме бирелде (җитәкчесе Альмиева Алсу Габделбәр кызы).
Коллективларны котлыйбыз! Лаеклыларга-лаеклы бүләк!

 

 

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы

Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее


20
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы

Кызыл Йолдыз клубы хезмәткәрләре мобилизацияләнгән гаиләләрне котладылар.

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы


19
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Юлсубино  авылы мәдәният йортында "Мәдәният" проекты кысаларында төзекләндерелгән "Яшьлек матур хатирә калсын мәңге" тематик сәгате үткәрелде!
Балалар үзләренең балачакларын искә алдылар,дуслары белән матур хатирәләр уртаклаштылар һәм киләчәккә планнар кордылар.
Дөньяга ачык кешеләр бик күп игелекле һәм якты хатирәләр туплый.
Шуңа күрә үз дөньягызда ябылмагыз, аралашыгыз һәм яңага әзер булыгыз. Тормыштан шатлану һәм өйрәнү өчен һәрвакыт мөмкинлек бар. Шул чакта яшьлек тормыш юлыбызның бердәнбер якты чоры булмаячак, " - яшьләрнең сүзләре.

Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты

Район мәдәният йортында эшлэп килуче "Өмет" халык фольклор ансамбле солисты Рәсимә Гарифуллина (җитәкчесе Фирдания Бәдретдинова) 18 декабрьдә Халыклар Дуслыгы Йорты бинасында Рәшит Ваһапов фонды проекты тарафыннан оештырылган "lll - Яңа Татар җыры" республика конкурсының финал турында автор-башкаручы булып чыгыш ясады. Баянда танылган гармунчы Рафинад Сәлахов.
Конкурсның Гала-концерты 2023 елның 18 мартына планлаштырылган, чара "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International