БАЛЫК БИСТӘСЕ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНДА ТЕРРОРЧЫЛЫККА КАРШЫ КОМИССИЯ УТЫРЫШЫ

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

2022 елның 16 декабрендә Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Р.Р. Ислямов рәислегендә террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды.

  Комиссия утырышы эшендә катнаштылар:

- район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Шакирҗанов Руслан Ринат улы;

- Балык Бистәсе муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары;

- авыл җирлекләре башлыклары

- муниципаль район предприятиеләре һәм уку йортлары җитәкчеләре.

 

Комиссия утырышында  түбәндәге сораулар каралды :

1. Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен әзерләү һәм уздыру чорында террорчылык һәм экстремистлык күренешләрен профилактикалау чаралары турында;

2. Балык Бистәсе муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен әзерләү һәм уздыру барышында террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү;

3. «Аерым игътибар» категориясендәге затлар белән ведомствоара эш төркеменең профилактик эшенең торышы һәм аны камилләштерү чаралары турында;

4. 2023 елга «аерым игътибар " категориясе затлары белән эшләү буенча ведомствоара эшче төркемнең эш планын раслау турында;

5. Балык Бистәсе муниципаль районында 2022 елда планлаштырылган АТК чараларын үтәү нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында;

6. Балык Бистәсе муниципаль районының 2023 елга АТКның эш планын раслау турында.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International