Юлсубино авылы мәдәният йортында "Мәдәният" проекты кысаларында төзекләндерелгән "Яшьлек матур хатирә калсын мәңге" тематик сәгате үткәрелде!
Балалар үзләренең балачакларын искә алдылар,дуслары белән матур хатирәләр уртаклаштылар һәм киләчәккә планнар кордылар.
"Дөньяга ачык кешеләр бик күп игелекле һәм якты хатирәләр туплый.
Шуңа күрә үз дөньягызда ябылмагыз, аралашыгыз һәм яңага әзер булыгыз. Тормыштан шатлану һәм өйрәнү өчен һәрвакыт мөмкинлек бар. Шул чакта яшьлек тормыш юлыбызның бердәнбер якты чоры булмаячак, " - яшьләрнең сүзләре.