ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее

«Пушкин картасы» проектын тормышка ашыру кысаларында, 18 гыйнварда 13.30 сәгатьтә Балык Бистәсе районы үзәк китапханәсенең   халыкка  хезмәт күрсәтү бүлегендә шагыйрь Вазыйх Фатыйховның тууына 65 ел тулуга багышланган «Балык Бистәсе-минем горурлыгым»  дип аталган әдәби музыкаль кичә  узачак.

Рыбно-Слободский  муниципальный район Республики Татарстан


16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Керәшеннәрнең буыннан- буынга тапшырырлык гүзәл һәм үзенчәлекле бәйрәмнәре бик күп. Шуларның берсе ─Нардуган бәйрәме.“Нардуган”бәйрәмен Рождестводан (раштуа, 7 январь) Крещениегә (качману, 19 январь) кадәр 12 көн үткәргәннәр.  Бәйрәмне үткәрүнең кагыйдәләре түбәндәгечә: кеше танымаслык булып, йорттан-йортка җыр- теләкләрнең иң яхшыларын, иң изгеләрен җиткереп, һәркем үз һөнәрен күрсәтеп йөри.  Нардуганның соңгы көнендә  нардуганчылар йөзләрен ачканнар. Бәйрәм вакытында киемнәрнең күп һәм чуар булуы  да игътибарга лаек. Менә шундый борынгыдан килгән йола-бәйрәмнәребезне барлау, киләчәк буыннарга җиткерү─ безнең изге бурычыбыз. Бетерәсе түгел иде шушы матурлыкны, аны кабул итеп алган буыннар, шушы йолалар кебек чиста, матур булып калсыннар иде. 


14
гыйнвар, 2023 ел
шимбә

Май канаты ясау буенча мастер - класс.

Олы Солтан мәдәният йортында эшләп килүче «Оста куллар» түгәрәге мобилизацияләнгән  киткән солдатлар өчен йон оекбаш бәйлиләр. Бияләйләр бәйләп тапшырдык.Кич утырып бәяләүләр дәвам итә. Егетләребез исән сау булсыннар.

Бүген Юлсубино авылында чана шудылар

Менә инде ун елга якын авыл халкы, шулай ук бөтен район халкы бәйрәмгә җыела. Бергәләп урамда кайнар ризык - пылау, коймак, чәй әзерлиләр ! Җырлар җырлыйлар, әйлән-бәйлән йөриләр, күңел ачалар. Һәм, әлбәттә, таудан шуалар.

Район башлыгы Радик Исламов массакүләм бәйрәмнәрдә катнашты һәм барысына да яхшы кәеф теләде.
Хөрмәтле кунаклар 
Фәхретдинов Альберт Шамил улы – «Кулон» ЯАҖ генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Чистай районы башлыгы Иванов Дмитрий Алексеевич.


13
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Үзәк мәйданда Иске Яңа елга багышланган бәйрәм театральләштерелгән тамаша булды. Программа җанлы номерларга, уеннарга һәм биюләргә бай иде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International