27 гыйнварда истәлекле дата – 900 көнгә якын дәвам иткән һәм кешелек тарихында иң канкойгыч блокадага әверелгән Ленинград блокадасы төшерелгән көн билгеләп үтелә. 1941 елның 8 сентябрендә немец-фашист гаскәрләре шәһәрне бөтен илдән тулысынча кисәләр. Музей кунаклары Ленинград блокадасының каһарман көннәре турында, Нева шәһәрен азат итүдә катнашкан якташлар турында беләләр. Музей хезмәткәрләре ерак сугыш шаһитләренең хатирәләре белән таныштырачак