"Нәрдуган" бәйрәме. Керәшеннәрнең буыннан- буынга тапшырырлык гүзәл һәм үзенчәлекле бәйрәмнәре бик күп.

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Керәшеннәрнең буыннан- буынга тапшырырлык гүзәл һәм үзенчәлекле бәйрәмнәре бик күп. Шуларның берсе ─Нардуган бәйрәме.“Нардуган”бәйрәмен Рождестводан (раштуа, 7 январь) Крещениегә (качману, 19 январь) кадәр 12 көн үткәргәннәр.  Бәйрәмне үткәрүнең кагыйдәләре түбәндәгечә: кеше танымаслык булып, йорттан-йортка җыр- теләкләрнең иң яхшыларын, иң изгеләрен җиткереп, һәркем үз һөнәрен күрсәтеп йөри.  Нардуганның соңгы көнендә  нардуганчылар йөзләрен ачканнар. Бәйрәм вакытында киемнәрнең күп һәм чуар булуы  да игътибарга лаек. Менә шундый борынгыдан килгән йола-бәйрәмнәребезне барлау, киләчәк буыннарга җиткерү─ безнең изге бурычыбыз. Бетерәсе түгел иде шушы матурлыкны, аны кабул итеп алган буыннар, шушы йолалар кебек чиста, матур булып калсыннар иде. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International