Отдел ЗАГС Исполнительного комитета Рыбно-Слободского муниципального района
Республики Татарстан
"Калинушка" халык ветераннар хоры Шумково авылында кунакта.
Авыл халкы өчен рус халык җырлары башкарылды. Хорның җанлы һәм дәртле чыгышы халык тарафыннан яхшы кабул ителде.
Һәр чыгыш көчле алкышлар белән тәмамлана. Шумкоао авылы халкы өчен бәйрәм оештырган артистларыбызга рәхмәт белдерелде.
Авыл мәдәният йорты кабат кунакка көтеп кала!
Балалар чарасы чыннан да бәйрәмгә әверелде. Ә безгә бу эштә Пузырь исемле Клоун ярдәм итте, ул сабын Пузырьләре иленнән озын һәм авыр юл үткәннән соң, бәйрәмгә балаларга могҗизалар күрсәтергә һәм балаларны кечкенә сихергә өйрәтергә килде.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы
Хөрмәтле балыкбистәлеләр!
Җәйнең иң якты вакыты! Бигрәк тә безнең балалар өчен!
Балалар вакытларын файдалы уздырсын өчен, мәдәният бүлеге сезне үзенең җәйге якты, «Жайге Алан» мәйданчыгына чакыра!
Үткәрү урыны: Үзәк мәчет янында
Эш көннәрендә 18:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр!
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы
Казан каласында гөрләп узды Сабантуйлары! 24 июнь көнендә Казан шәһәре Мирный бистәсендә “Балык Бистәсе” үз хуҗалыгын тәкъдим итте. Оста куллар күргәзмәсе, мастер-класслар, татар халкының милли уеннары, сәхнәдә бары тик иң затлы үзешчән артистлар чыгышы – болар барысы да кунаклар өчен иде. Ә иң кызыгы, районыбызның исеме җисеменә туры килсен дип, керү капкасының уң һәм сул якларыннан зур аквариумда балыклар бәйрәм кунакларын каршы алып, сәламләделәр. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, әби-бабаларыбыздан килгән, коры елларны “Яңгыр теләү” йоласы интерактив рәвештә халык белән бергәләп башкарылды.Шулай ук, оста татар хатын-кызларыбыз остәл сыгылырлык итеп кабартма да пешерделәр. Янәшәдә үк кабартма пешерү буенча мастер-классны районыбызның агротехник техникумы остазлары һәм шәкертләре башкарды. Гомумән алганда, безнең хуҗалыкка тиңнәр юк иде дип тә өстәп куясы килә. Булдыра балыкбистәлеләребез!
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы