Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлеге статистикасы

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

2023 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 236 гражданлык хәле акты теркәлгән, шул исәптән 13 туу турында, 25 никах теркәлү турында, 13 никахны өзү турында, 1 - уллыкка алу турында, ата булуны билгеләү - 7, исемен  үзгәртү- 1, үлем турында 176 акт теркәлгән.

  Әти-әниләр үзләренең сабыйларын матур исемнәр белән: Радэль, Рамин, Әмиргали, Эмилина, Ульяна, Эмиль дип атыйлар.

  Өч бала гаиләдә беренче булып туган, өч бала - икенче, биш бала - өченче, ә ике бала дүртенче гаиләдә туган.

  Шунысы кызык, малайлар тугыз, кызлар дүртәү теркәлгән

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International