Казан каласында гөрләп узды Сабантуйлары! 24 июнь көнендә Казан шәһәре Мирный бистәсендә “Балык Бистәсе” үз хуҗалыгын тәкъдим итте. Оста куллар күргәзмәсе, мастер-класслар, татар халкының милли уеннары, сәхнәдә бары тик иң затлы үзешчән артистлар чыгышы – болар барысы да кунаклар өчен иде. Ә иң кызыгы, районыбызның исеме җисеменә туры килсен дип, керү капкасының уң һәм сул якларыннан зур аквариумда балыклар бәйрәм кунакларын каршы алып, сәламләделәр. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, әби-бабаларыбыздан килгән, коры елларны “Яңгыр теләү” йоласы интерактив рәвештә халык белән бергәләп башкарылды.Шулай ук, оста татар хатын-кызларыбыз остәл сыгылырлык итеп кабартма да пешерделәр. Янәшәдә үк кабартма пешерү буенча мастер-классны районыбызның агротехник техникумы остазлары һәм шәкертләре башкарды. Гомумән алганда, безнең хуҗалыкка тиңнәр юк иде дип тә өстәп куясы килә. Булдыра балыкбистәлеләребез!