ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Сез фотода 2011 елдан бирле Анатыш элемтә бүлегендә эшләүче Людмила Ледянкинаны күрәсез. Бер үк вакытта ул почтальон вазифасын да башкара. Тумышы белән Питрәч районыннан булса да, монда да ул үз кешегә әйләнде. Моңа кадәр  Людмила Ледянкина “Анатыш” хуҗалыгында кадрлар бүлегендә эшләгән иде.
Күрше хакы–тәңре хакы, дигән мәкаль бар. Туганыңа ярдәм сорап барганчы иң элек күршеңә керәсең.
Йорт шартларында җитештерелгән спиртлы эчемлек сатуның ике факты ачылган.
"Каз өмәсе"  җәһәттеннән без тагын берничә авыл вәкиленә мөрәҗәгать иттек. Аларда  бу йола башкарыламы? Каз асрау белән кәсеп итәләрме? Әйдәгез, үзләрен тыңлап китик әле.
“Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” Бөтенроссия физкультура- спорт комплексы кысаларында, ООО “Дан” директоры Д. Камалов призларына  өстәл теннисы буенча район беренчелеге ярышлары булып узды.
Өлкәннәр район башлыгы Кубогына, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе призларына, яшүсмерләр шәхси эшмәкәр Рузәл Габитов призларына көч сынаштылар.

15
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Каз. Чаллы авылы янәшәсендәге дуңгызчылык комплексы бөлгенлеккә төшү чигенә җиткән иде.
Без аны куәтле “Нью-Холд” чит ил тракторы янында очраттык. Әлеге катлаулы техниканы күптән түгел генә кабул итеп алса да, аның нечкәлекләренә бик тиз төшенгән. Хуҗалыкта бу көннәрдә аңа тиңнәр юк икән.
2014–2015 уку елында Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләренең беренче сыйныф укучылары өчен “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” дип аталган мәдәни-мәгариф проекты хакында газета укучыларыбызны таныштырган идек инде. Проект кысаларында беренче сыйныф укучылары һәм ата-аналар арасында өч номинациядә конкурс үткәрелә: “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” сайтыннан иң актив файдаланучы”, “Беренче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге”, “Иң мәдәниятле ата-ана”.
Бай тарихлы мәктәп бәйрәме

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International