Узган атна ахырында “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында татар-башкорт көрәше буенча район беренчелегенә ярышлар булып узды

2014 елның 29 ноябре, шимбә

 Өлкәннәр район башлыгы Кубогына, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе призларына, яшүсмерләр шәхси эшмәкәр Рузәл Габитов призларына көч сынаштылар.

Ярышларны рәсми төстә район башлыгы Илһам Валеев ачып җибәрде. Ул бу ярышларга көрәшчеләрнең күп килүен, бу җәһәттән, авыл җирлеге башлыкларының, мәктәп директорларының активлык күрсәтүен билгеләп үтте. Көрәшчеләргә гадел көрәш, матур җиңүләр теләде.

Көрәш бәйгесе ике келәмдә барды. Берсендә өлкәннәр бил алышса, икенчесендә малайлар, үсмерләр көч сынашты.

Илгиз Җамалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International