Бай тарихлы мәктәп бәйрәме
Узган атна ахырында мәктәпнең 30 ел элек яңа бинага күчү уңаеннан истәлекле очрашу булды. Бирегә төрле елларда мәктәптә балаларга белем бирүдә эшләгән хезмәттәшләре җыелган иде. Алар үткәннәрне хәтерләрендә яңарттылар. Киләчәккә уй-планнары, белем бирүнең сыйфатын күтәрү турында фикерләштеләр.