Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы еллар. Без бу чорның коточкыч авырлыкларын, ачлык, ятимлек күренешләрен өлкән буын вәкилләреннән ишетеп, китаплардан укып, кинолардан карап кына беләбез. Сугыш чоры балаларының язмышлары төрле-төрле булса да, авырлыклары бертөрле. Кайберләре әтиләре сугышка киткәндә туып кына калган, ана карынында калганнары да байтак, ятим калган, яисә гомерлеккә гарипләнеп кайткан әтилеләре дә бар.