Депутатлар тарифларны узган елдагыча калдырдылар

2014 елның 27 декабре, шимбә
13 декабрь көнне район Советының чираттагы утырышы узды .
 Аның көн тәртибенә тугыз мәсьәлә кертелгән иде.Шулар арасында муниципаль торак фондына караган торак биналарны тәртиптә тоту һәм ремонтлау өчен түләү буенча тарифларны раслау беркемне дә битараф калдырмагандыр.Нигездә, торак фонды идарәсенә, торак йортны ремонтлау һәм янәшәсендәге территорияне тәртиптә тоту, үзәк җылыту системасына агымдагы ремонт үткәрү, электр челтәрен төзекләндеру, каты һәм сыек көнкүреш калдыклары чыгару, торак мәйданга түләү өчен тарифлар 2015 елның июленә чаклы элеккечә калачаклар.Депутатлар бертавыштан әнә шундый карарга килделәр.Ә икенче яртыеллыкта тариф планкасы кайбер хезмәтләр өчен күтәреләчәк. Әмма, республикакүләм алганда күпкә түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International