Кар автомобиле боз астына киткән

2014 елның 27 декабре, шимбә

Кичә Иделдә бер ир белән бала утырган кар автомобиле(снегоход) боз ватылып су астына китәләр .

Моның шаһите булган очраклы балыкчы су өстендә калган бу ике затны коткаруга ирешә. Әлеге хәл ярдан 30 метр эчтәрәк була.Бәхеткә каршы олы фаҗига булмый кала. Ни кызганыч, күпме кисәтүләргә дә карамастан ваемсызлар боз өстенә керү таләпләрен һаман саен инкарь итеп киләләр . Югыйсә, гадәттән тыш хәлләр министлыгы хезмәткәрләре бу хакта гел кисәтеп торалар.Экстремаль адымнарга барырга була, әмма гомерне кайтарып булмаска мөмкин. Шуны онытмыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International