ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2015 ел
шимбә
Бала - бәгырь җимеше. Әнә шул кадерле затны тудырып, аны сәламәт акыллы, җәмгыятькә яраклы, миһербанлы, шәфкатьле итеп үстерү ата-ананың изге бурычы. Үз балаларын үстереп, чит-ятлар ташлап калдырган ятим балаларга әти-әни назы, йөрәк җылысын кызганмаган изге кешеләр яши Түбән Тегермәнлек авылында.
Каз Чаллы мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлагач бер төркем яшьтәшләре белән ул шәһәргә китеп төзелештә эшли.
Шушы көннәрдә генә Зур Мәшләк авылы фермасы коллективы хуҗалыкның алдынгы савымчысы Хәлисә Гәрәеваның 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Тумышы белән Марина Төрекмәнстан якларыннан. Фәрит белән шунда танышып кавышалар. Берничә ел Мари шәһәре Энергетиклар поселыгында яшиләр. Бер-бер артлы ике балалары дөньяга килә. Фәрит туган авылы Котлы Бөкәшкә кайтып төпләнергә уйлый. Марина да теләп ризалаша.  Бирегә кайтып Советлар Союзы герое Зәки Шәймарданов йортын сатып алалар. “Егерме дүрт ел вакыт сизелми дә узып киткән. Бу як табигатенә, кешеләренә дә ияләштем. Таба ашлары пешерергә бик яратам. Һөнәрем буенча бишенче разрядлы пешекче-технолог мин. Укыган елларда Сочи шәһәрендә ике ел практика үттем”,-дип сөйли Марина үзе турында.

24
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Республикада киң колач җәеп эшли торган «Халык контроле» системасын таш тишкән тамчы белән чагыштырырга була. Бер кешенең, иренмичә, интернетка кереп, җәмәгать урынындагы тәртипсезлек турында язып, ничәмә-ничә мәсьәләнең шулай хәл ителгәне бар.
Фирданиянең елмаю кунган нурлы йөзен күргән саен легендар “Бензоколонка королевасы” фильмындагы героиня образы искә төшә дә куя инде.
Сугыш чоры балалары... Әтиләрен бөтенләй күрми калган яки төсмерләп кенә истә калдырган сабыйлар.
Әңгәмә, нигездә, балигъ булмаганнар арасында хокук тәртибе бозулар һәм алар өчен административ җаваплылык турында барды. 
Шушы көннәрдә генә Яңа Арыш авылында яшәүче Илдус Хафизовка совет гаскәрләренең Германиядәге төркемендә хезмәт итүче буларак ветеран медале тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International