Балык бистәсенең Германиядә хезмәт итүче ветераннары берләшә

2015 елның 24 гыйнвары, шимбә
Шушы көннәрдә генә Яңа Арыш авылында яшәүче Илдус Хафизовка совет гаскәрләренең Германиядәге төркемендә хезмәт итүче буларак ветеран медале тапшырылды. 
Аның сүзләренә караганда Рәссәйдә бу ветераннар союзы инде күптәннән эшли икән. Республикабыз башкаласында һәм кайбер районнарда да үз вакытында Германия җирендә хезмәт иткән егетләр үз оешмаларын ачып җибәргәннәр. Шуңа Илдус Хафизов та төрле елларда Германия җирендә хәрби хезмәттә булган район егетләрен барлый башлаган. Аның сүзләренә караганда, андый егетләр районыбызда бик күп. Киләчәктә, бәлки, алар Әфганчылар төсле көчле, бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер булучы оешма булып та тупланырлар әле. 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International