Сугыш чоры балалары: кырык бердә тудык, шуңа күрә моңсу булдык

2015 елның 24 гыйнвары, шимбә

Сугыш чоры балалары... Әтиләрен бөтенләй күрми калган яки төсмерләп кенә истә калдырган сабыйлар.

 Әтиле иптәшләренә карап гомер буе кимсенеп, “әти” сүзен әйтүдән мәхрүм калган жаннар. Үзләре әти булгач та, хәтта олыгайган көннәрендә дә  һаман хәбәрсез югалган әтиләрен сагынып яшәүче затлар. Аларның уй-кичерешләрен башкалар аңлармы соң? Ә алар әле дә шул балачактагы хатирәләрен йөрәк түрләрендә онытмыйча саклыйлар. Шул хатирәләр Вагыйзь абый Мөхәммәтшинга да тынычлык бирми. Аның истәлекләрен бозмыйча сезгә  тәкъдим итәм.

“Сугыш башланганда миңа ике яшь булган. Нәкъ шул елны әти сугышка киткән. Бәләкәй булганга төсен хәтерләмим. Әниләрнең, апайларның үзәк өзгеч елаулары әле дә күз алдымда. Әйтерсең, авыл өстенә кара болыт ишелде. Әтидән  бер хат килгән булган. Ул югалган. Кырык икенче елда әнигә военкоматтан әтинең вафат булуы турында хәбәр килгән. 

Вәгыйзь Мөхәммәтшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International