ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2016 ел
шимбә
Авыл җирләрендә яшәүчеләргә дәүләт ярдәменең күләмле булуы уңай тәэсир итә күрәсең, районыбызда гаилә фермаларының гомуми саны бүген 37 гә җитте.

Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан күрше Лаеш районында, республикабызның 48 районы ветеринария службалары җитәкчеләре катнашында, спортның чаңгы төре буенча зур ярыш булды.

Быел язгы кыр эшләре чорында район хуҗалыклары бөртекле культураларны 47 мең гектарда чәчәргә исәп итәләр.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Балык Бистәсе территориаль бүлеге 2016 ел дәвамында һәр айның өченче чәршәмбесендә 14.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрә.

Шушы көннәрдә район үзәк китапханәсендә “Ана теле кирәк кешегә!” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәргәннәр.

Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең рәсми визиты вакытында  Трой-Урай авыл җирлегендә эшләүче Рүзәл Габитовның фермерлык хуҗалыгы белән дә танышып китте.

 “Логос” хуҗалыгы шоферы Анатолий Кузнечиков белән келәттән ашлык чистарту җайланмасына икмәк ташыган вакытында очраштык. 

Моннан сигез ел элек  район үзәгендә яшәүче бер төркем әти-әниләр үзара җыелышып, матди чыгымнарны үзләре күтәреп, 15-17 яшьлек яшүсмерләр арасында хоккей бәйгесе үткәрүне башлап җибәргән иделәр. Быел да Ватанны саклаучылар көне алдыннан әлеге традицион Кубок өчен ярышлар булып узды.

2015 елгы эш нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе эчке эшләр бүлеге Татарстанда иң яхшылар исемлегенә керде. 

Күгәрчен авылы “Каенкай” балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә карата “Әтием –минем терәгем” дигән темага бәйрәм иртәсе булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International