Күгәрчен авылы “Каенкай” балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә карата “Әтием –минем терәгем” дигән темага бәйрәм иртәсе булды.
Балара бу бәйрәмдә бик теләп әзерләнделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Ә инде малайларның “моряк” биюләрен әтиләре бик яратып кабул иттеләр. Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрне алга бик шатландылыр. Бәйрәмнән һәркем кәнагать кайтып китте.
Гөлүсә Мукриева, “Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе.
Автор фотосы.