Роспотребнадзор Балык Бистәсендә бердәм “Ачык ишекләр” көне үткәрәчәк

2016 елның 27 феврале, шимбә

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Балык Бистәсе территориаль бүлеге 2016 ел дәвамында һәр айның өченче чәршәмбесендә 14.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрә.

Аның төп максаты: Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарә эшчәнлеге турындагы мәгълүматларның ачыклыгын, хәбәрдарлыгын арттыру.

2016 елда «Ачык ишекләр» көннәре: 16 март, 20 апрель, 18 май, 15 июнь, 20 июль, 17 август,21 сентябрь, 19 октябрь, 16 ноябрь, 21 декабрь.

«Ачык ишекләр» көннәрендә урта һәм кече бизнес вәкилләренә, шәхси эшмәкәрләргә Роспотребнадзор эшчәнлегенә бәйле бушлай консультация ярдәме күрсәтеләчәк. Алдан язылу таләп ителми.

Консультация түбәндәге адрес буенча бирелә: Балык Бистәсе, Сосновая урамы, 2 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International