20 январьда Балык Бистәсе муниципаль район Башлыгы Таҗетдинов Илдар Рәшит улы, халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нүрия Габдулла кызы, Юлсубино авылы җирлеге Башлыгы Гатиятов Харис Хафиз улы , Юлсубино авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Исхакова Зәгәрбикә Нүри кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар.
Татарстан Республикасында торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү буенча халыкка социаль ярдәм күрсәтү чаралары комплексы каралган.
Федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә мондый социаль ярдәм чараларын – субсидияләр-ташламаларны – күрсәтү гражданнарның аерым категорияләренә каралган: Бөек Ватан сугышында катнашучылар, инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләр, хезмәт ветераннары, техноген катастрофалардан зыян күргән затлар һ. б.
Ташламалардан файдаланучыларның һәр категориясе өчен субсидияләр-ташламалар күләме тиешле норматив хокукый акт белән билгеләнгән. Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар аларны куллану нормативлары чикләрендә бирелә. ТКХкә тарифлар артканда, субсидия-ташламалар күләме дә арта.