Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында 2020 елның 30 декабрендә минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде.
РФ Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә Министрлык Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы һәм әлеге килешүне төзүдә катнашмаган эш бирүчеләргә килешүгә кушылырга тәкъдим итә.
Әгәр Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләр әлеге тәкъдим рәсми басылып чыккан көннән 30 календарь көн эчендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына Килешүгә кушылудан нигезле язма баш тартуны тапшырмасалар, ул әлеге тәкъдим рәсми басылып чыккан көннән соң әлеге эш бирүчеләргә таратылган дип санала һәм алар тарафыннан мәҗбүри үтәлергә тиеш.