ТКХ өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар бирү турында

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

  Татарстан Республикасында торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү буенча халыкка социаль ярдәм күрсәтү чаралары комплексы каралган.

Федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә мондый социаль ярдәм чараларын – субсидияләр-ташламаларны – күрсәтү гражданнарның аерым категорияләренә каралган: Бөек Ватан сугышында катнашучылар, инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләр, хезмәт ветераннары, техноген катастрофалардан зыян күргән затлар һ. б.

Ташламалардан файдаланучыларның һәр категориясе өчен субсидияләр-ташламалар күләме тиешле норматив хокукый акт белән билгеләнгән. Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар аларны куллану нормативлары чикләрендә бирелә. ТКХкә тарифлар артканда, субсидия-ташламалар күләме дә арта.

РФ Торак кодексының 159 статьясы нигезендә торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр гражданнарга субсидияләр исәпләү өчен кулланыла торган торак урыны норматив мәйданының региональ стандарты күләменнән һәм торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр бәясенең региональ стандарты күләменнән чыгып исәпләнгән торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә аларның чыгымнары гаиләнең җыелма керемендә торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарының максималь рөхсәт ителгән өлешенә туры килә торган күләмнән (21 %) арткан очракта бирелә.

Субсидияләр исәпләп чыгару өчен кулланыла торган торак урыны норматив мәйданының һәм торак-коммуналь хезмәтләр хакының региональ стандартлары күләме ел саен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарлары белән раслана.

Субсидияләр алу хокукына түбәндәге Россия Федерациясе гражданнары ия:

- дәүләт һәм муниципаль торак фондларының торак биналарыннан файдаланучылар булган гражданнар;

- шәхси торак фондының торак урыннарын наем шартнамәләре буенча яллаучы гражданнар;

- торак кооперативлары әгъзалары булган гражданнар;

- торак биналарның милекчеләре булган гражданнар.

Субсидияләр гражданнарга торак урыннары һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү буенча бурычлары булмаганда яисә гражданнар тарафыннан аны түләү буенча килешүләр төзегәндә һәм (яки) үтәгәндә бирелә.

Субсидия алу өчен, гражданнарга даими яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлекчәсенә тиешле гариза бирергә кирәк.

Субсидия бирү турындагы гаризада гаиләнең барлык әгъзалары һәм туганлык дәрәҗәсе күрсәтелергә, түбәндәге документлар беркетелгән һәм белешмәләр күрсәтелгән булырга тиеш:

а) мөрәҗәгать итүче даими яшәү урыны буенча теркәлгән торак урынына ия булу һәм аннан файдалануның хокукый нигезләрен раслый торган документлар турында белешмәләр – мөрәҗәгать итүче шәхси торак фондында найм шартнамәсе буенча торак урынын яллаучы, торак, торак-төзелеш кооперативы яисә башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативы әгъзасы булган очракта;

б) торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен субсидияләр бирү турында гариза бирер алдыннан исәпләнгән түләүләр турында һәм торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү буенча бурычлар булу (булмау) турында белешмәләр булган документлар яисә аларның күчермәләре. Әгәр мөрәҗәгать итүче үзенең гаилә әгъзалары сыйфатында аның белән бергә даими яшәү урыны буенча теркәлгән барлык гражданнарны да күрсәтмәсә, ул торак урынны карау һәм ремонтлау өчен алар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен раслаучы документларны тапшырырга тиеш;

в) мөрәҗәгать итүченең һәм (яисә) аның гаилә әгъзаларының ташламаларга, социаль ярдәм чараларына һәм торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү буенча компенсацияләргә хокукын раслый торган белешмәләр, әгәр аларны ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы кысаларында алу мөмкин булмаган очракта;

г) мөрәҗәгать итүченең – чит ил гражданинының – һәм аның гаилә әгъзаларының Россия Федерациясе белән халыкара шартнамә төзелгән дәүләт гражданлыгын күрсәтә торган, аның нигезендә субсидияләр бирү каралган документларның күчермәләре (әгәр күчермә нотариаль рәвештә расланмаган булса, оригинал күрсәтеп);

д) субсидияләр бирү турындагы мәсьәләне хәл иткәндә исәпкә алына торган мөрәҗәгать итүченең һәм аның гаилә әгъзаларының керемнәре турында белешмәләр.

Министрлыкның матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International