ЯҢАЛЫКЛАР




16
март, 2021 ел
сишәмбе

Бөтендөнья социаль эш көне ел саен мартның өченче сишәмбесендә билгеләп үтелә. Быел бу 16 март. Бу көн җәмгыятькә социаль хезмәткәрләр башкарган мөһим эш, аларның карамагындагылар – авыр тормыш хәлендә калган кешеләр дучар булган проблемалар турында искә төшерүгә юнәлдерелгән.

Ел саен Бөтендөнья социаль эш көне билгеле бер проблемага багышлана. Бу елның темасы – «Ubuntu: I аm Because We are» – «Убунту: мин бар, чөнки без бар». Бу көн «Социаль теләктәшлекне һәм глобаль бәйләнешләрне ныгыту» шигаре астында узачак.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International