«Доверие-Ышаныч» үзәге белгечләре киберкуркынычсызлык буенча дәрес оештырды

2021 елның 19 марты, җомга

     Балык Бистәсе районы Ямаш гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Әнисә Минвәлиева Интернетта киберкуркынычсызлык буенча дәрес үткәрде.

9 нчы сыйныф укучылары тематик видеоролик карадылар, «Яшүсмер һәм закон» сайтында куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар, Интернетта аралашу мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук яшүсмерләр интернет-янаулар һәм алар белән көрәш ысуллары турында да белделәр.

Әлеге чарада сигез балигъ булмаган бала катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International