2 апрель Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көнендә «Зажги синим» акциясенә “Доверие – Ышаныч” комплекслы үзәгенең хезмәткәрләре дә кушылды.
2 апрельдә Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмагилов Рафаэль Дәүләтяр улы, Олы Мәшләк авылы җирлеге Башлыгы Загидуллин Марат Габделбәр улы, Олы Мәшләк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Гәрәева Мөслимә Захидулла кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар.
Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына бишенче юбилей конкурсына гаризалар кабул итү башланды.
Яшьләр ярдәмчеләре конкурсы - экстремизмны һәм радикаль күренешләрне профилактикалау өлкәсендә лидерлар командасына сайлап алу
Кем өчен:
Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр
Моның өчен нәрсә кирәк:
1. Сайтны сылтама буенча ачарга atmrt.ru/youngassistant/
2. Конкурс турында нигезләмәне өйрәнергә
3. Анкетаны кыска мотивацион хат язып тутырырга.
Уңышлар сезгә!!!