Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурс

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына бишенче юбилей конкурсына гаризалар кабул итү башланды.

Яшьләр ярдәмчеләре конкурсы - экстремизмны һәм радикаль күренешләрне профилактикалау өлкәсендә лидерлар командасына сайлап алу

Кем өчен:

Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр

Моның өчен нәрсә кирәк:

1. Сайтны сылтама буенча ачарга atmrt.ru/youngassistant/

2. Конкурс турында нигезләмәне өйрәнергә

3. Анкетаны кыска мотивацион хат язып тутырырга.

Уңышлар сезгә!!!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International