2 апрельдә Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмагилов Рафаэль Дәүләтяр улы, Олы Мәшләк авылы җирлеге Башлыгы Загидуллин Марат Габделбәр улы, Олы Мәшләк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Гәрәева Мөслимә Захидулла кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин исеменнән открытка, Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Илдар Рәшит улы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.