ЯҢАЛЫКЛАР



30
апрель, 2021 ел
җомга

    Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 1 нче май –Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 нчы май – Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

  Балык Бистәсе «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәтләр алучысы, Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Степанова Анна Ивановна 1 нче гимназиядә узган «Җиңү диктанты» акциясендә катнашкан.

Анна Ивановна Балык Бистәсе районының Казак Чаллы авылында туа һәм үсә. Туган авылында 4 сыйныфны тәмамлый, әмма укуын әнисе авырып китү сәбәпле дәвам итә алмый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International