Балык Бистәсе «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәтләр алучысы, Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Степанова Анна Ивановна 1 нче гимназиядә узган «Җиңү диктанты» акциясендә катнашкан.
Анна Ивановна Балык Бистәсе районының Казак Чаллы авылында туа һәм үсә. Туган авылында 4 сыйныфны тәмамлый, әмма укуын әнисе авырып китү сәбәпле дәвам итә алмый.
Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 11 яшь була. Анна Ивановна диктантта катнашучыларга сугыш елларында хатын-кызларга һәм балаларга ничек авыр булганы турында сөйләде. Алар авылда бөтен эшне башкардылар. Аларны ачлык та, салкынлык та, эсселек тә туктатмады. Балаларга өлкәннәр белән беррәттән эшләргә туры килде.
«Хәзерге буын безне, дәһшәтле сугыш еллары шаһитларын, хәтерли һәм кадерли. Бу безне шатландыра», – диде тыл ветераны.
Чыгышының ахырында Анна Ивановна катнашучыларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады, барысына да тыныч күк йөзе теләде.
Министрлыкның матбугат хезмәте