Татарстанда шәһәр читендәге күчемсез милеккә ажиотаж дәвам итә

2021 елның 30 апреле, җомга

2020 ел белән чагыштырганда, фатирларга, шәхси йортларга һәм җир кишәрлекләренә ихтыяҗ 2,5 тапкырга арткан. Мондый мәгълүматларны Татарстан Росреестры китерә.

Әйтик, 2021 елның өч аенда ведомство тарафыннан күчемсез милек объектларына сату-алу буенча 60 меңгә якын килешү теркәлгән. Узган ел алар 23 меңнән артык иде.

Шул ук вакытта Татарстан халкы фатирларны гына түгел, шәһәр читендәге күчемсез милекне дә актив сатып ала. Быел, мәсәлән, алар фатирларга сату-алу килешүләре төзегән - 29,5 меңгә якын, торак йортларга 4,5 меңгә якын, җир кишәрлекләренә 25,5 меңнән артык. Узган ел, чагыштыру өчен, торак күчемсез милеккә килешү саны – 14,6 мең, җир кишәрлекләренә-8,4 мең тәшкил иткән.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова:

«Безнең мәгълүматлар буенча, Татарстанның күчемсез милек базарында моңарчы күрелмәгән активлык күзәтелә. Күптән түгел без, мәсәлән, җир кишәрлекләренә ихтыяҗ сизелерлек артты, һәм әлегә бу ихтыяҗ сакланып кала, дип хәбәр иттек. Март аенда, февральдәге кебек үк, 9,5 меңнән артык сату-алу килешүе төзелгән. Уртача, бу без элегрәк теркәлгәнгә караганда өч тапкыр күбрәк. Шулай ук республика халкы актив рәвештә фатир һәм йорт сатып ала. Әлеге күчемсез милек объектларына быел без 34 меңгә якын килешү төзедек. Узган ел алар 15 меңнән ким булган. Безнең фикеребезчә, билгеләнгән тенденцияләр сатып алучылар өчен дә, төзелеш тармагы һәм тулаем республика икътисады өчен дә уңай булып тора".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International