ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

  «Бергә – балалар хакына!» XII Бөтенроссия форумының эшлекле программасы кысаларында Биектау районы территориясендә «Яңа туган сабыйлардан баш тартуларны булдырмау юлы белән балаларны үстерү һәм тәрбияләү өчен гаилә мохитен саклау» дигән темага чара узды. Форумда республиканың якын-тирә районнарыннан килгән социаль хезмәткәрләр, шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашты.


7
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

  7 сентябрьдә Балык Бистәсе муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Доверие – Ышаныч” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә Бердәм  кабул итү Көне узды.

      Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре хезмәт коллективлары җыелышы

 2021 елның 7 сентяберендә Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улы, Биектау  авылы җирлеге Башлыгы Камалиев Ильмир Самат улы, Биектау  авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Нуриахметова Хәтимә Габдулла  кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International