Биектау районында «Бергә – балалар хакына!» форумы чарасы узды

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

   «Бергә – балалар хакына!» XII Бөтенроссия форумының эшлекле программасы кысаларында Биектау районы территориясендә «Яңа туган сабыйлардан баш тартуларны булдырмау юлы белән балаларны үстерү һәм тәрбияләү өчен гаилә мохитен саклау» дигән темага чара узды. Форумда республиканың якын-тирә районнарыннан килгән социаль хезмәткәрләр, шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International