Һәр пәнҗешәмбе көнне бөтен республика буенча гараж билгеләнешендәге объектларны һәм җир кишәрлекләрен гадиләштереп рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эшләячәк. Бу атнада ул җомга көнне, 3 сентябрьдә 10 нан 11 сәгатькә кадәр узачак.
Казанда (843)255-25-71 кайнар линия телефоны буенча Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары гражданнардан шалтыратулар кабул итәчәк. Республиканың башка шәһәр һәм районнарында "кайнар линия" телефоннары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru " Гражданнар мөрәҗәгатьләре" - "кайнар линияләр" бүлегендә танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 сентябреннән "гараж амнистиясе " турындагы Закон үз көченә керде, ул гараж билгеләнешендәге объектларга (үз белдек төзелмәгән), бары тик 2004 елның 31 декабренә кадәр, ягъни шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә кергәнче төзелгән фундамент һәм диварлары булган капиталь объектлар гына кагыла. «Гараж амнистиясе» 2026 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.