20 елдан артык ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу – хатын-кызның мактаулы хезмәтен, ана булу һәм бала тәрбияләү бәхетен данлаучы бәйрәм.
Баланың рухи-әхлакый һәм интеллектуаль тәрбиясендә әниләрнең роле бик зур. Нәкъ менә шуңа күрә безнең илдә гаилә мәсьәләләренә игътибар елдан-ел арта, ә аналарга һәм балаларга ярдәм итү дәүләт социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
26 ноябрь көнне Балык Бистәсе районы Үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлегендә әниләр көненә багышланган офлайн-режимда «Әни сүзе җыр булып яңгырый» дип исемләнгән тематик кичә узачак.