Татарстанлылар күчемсез милек белән алыш-бирешләрне электрон рәвештә ешрак рәсмиләштерә башладылар

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Росреестры мәгълүматларына караганда, 2021 елның 10 аенда 900 меңгә якын мөрәҗәгатьнең 220 меңе онлайн режимда бирелгән. Бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 50 меңгә күбрәк.

Татарстанлыларның ипотеканы электрон теркәүгә булган ихтыяҗы аеруча зур. Быел барлыгы 16 меңгә якын шундый мөрәҗәгать керде.

Татарстанлылар арасында "24 сәгать эчендә Ипотека" программасы да популярлаша бара. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова:

"Программадан файдаланып, гариза бирүчеләр берничә өстенлек ала: ә нәкъ менә документларны кабул ителгән көннән алып бер тәүлек эчендә теркәү, КФҮләргә шәхсән бару зарурлыгы булмау, мөмкин булган хаталар һәм мөрәҗәгатьләрне эшкәрткәндә «кеше факторы» бетерелгән. Әлеге программа эшли башлаганнан бирле аңа республиканың 5 меңнән артык кешесе файдаланган инде.»

"Документларны электрон тапшыру-соңгы елларның тренды. Гариза бирүчеләрнең күпчелеге инстанцияләр буенча йөрүгә вакыт әрәм итмәү мөмкинлеген сайлыйлар.  Банкка яки вәкаләтле оешмага бер генә визит җитә һәм икенче көнне генә килешү теркәл, ә күчемсез милек сатучылар үз счетларына акча ала. Мондый сервистан файдаланырга теләүчеләр көннән-көн күбрәк булыр дип ышанам, өстәвенә, бу формат күпкә куркынычсызрак!» ,- дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы риэлторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садриев.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

255-25-80 – Галиуллина Галина

www.instagram.com/rosreestr_tatarstana

https://rosreestr.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International