20 елдан артык ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу – хатын-кызның мактаулы хезмәтен, ана булу һәм бала тәрбияләү бәхетен данлаучы бәйрәм.
Баланың рухи-әхлакый һәм интеллектуаль тәрбиясендә әниләрнең роле бик зур. Нәкъ менә шуңа күрә безнең илдә гаилә мәсьәләләренә игътибар елдан-ел арта, ә аналарга һәм балаларга ярдәм итү дәүләт социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
2018 елдан башлап Россиядә «Балачак унъеллыгы» программасы уңышлы тормышка ашырыла, аның кысаларында 35 меңгә якын татарстанлы беренче бала туу сәбәпле айлык түләү ала. Моннан тыш, узган елның июнь аеннан 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган аз тәэмин ителгән гаиләләр дә айлык түләүләр ала башлады. Татарстанда бу түләүне 75 меңнән артык баланың ата-аналары яки законлы вәкилләре ала.
Федераль дәрәҗәдә «Демография» милли проекты тормышка ашырыла, аның кысаларында балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме, хатын-кызларның мәшгульлегенә, балаларны тәрбияләүгә ярдәм күрсәтелә. Бу һәм башка социаль ярдәм чаралары, яңадан уку һәм квалификация күтәрү өчен булган мөмкинлекләр – болар барысы да хатын-кыз хезмәт эшчәнлеген иң мөһим эш – ана булу белән бергә уңышлы алып баруына юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасында балалы гаиләләргә өстәмә рәвештә адреслы социаль ярдәм күрсәтелә. Шул ук вакытта социаль яклау чараларына каралган һәр икенче сум гаилә һәм балалар файдасына җибәрелә. Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов инициативасы буенча кертелгән өстәмә социаль ярдәм чараларының максаты – гаиләләрнең иминлеген, аларның тормыш сыйфатын арттыру.
Кадерле хатын-кызлар, әниләр һәм әбиләр!
Сезне чын күңелдән Әниләр көне белән котлыйм! Балаларга бүләк иткән җылыгыз һәм назыгыз аларга илебезнең лаеклы гражданнары, сезнең таянычыгыз һәм ярдәмчеләрегез булырга ярдәм итсен. Үз балаларын гына түгел, тәрбиягә бала алган, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче хатын-кызлар аерым рәхмәткә лаек. Бәйрәм көнендә барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек телим. Һәр гаиләдә мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт, җылылык һәм иминлек хөкем сөрсен!
Министрлыкның матбугат хезмәте