"Пушкин картасы" проекты кысаларында үткәрелә торган "Куремчене хөрмәтләү"исемле чарага чакырабыз
Демография» милли проекты кысаларында Балык Бистәсе муниципаль районында 65 яшьтән өлкәнрәк булган затларны яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация үткәрү өчен медицина оешмаларына китерү дәвам итә. Әлеге чаралар расланган график нигезендә, «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә бүлеп бирелгән махсус автомобильне кулланып үткәрелә.
Агымдагы елның 15 октябреннән башлап 65 яшьтән өлкәнрәк 116 кеше вакцинация узды. Илкүләм проект чараларында катнашучы өлкән яшьтәге гражданнар күрсәтелгән игътибардан һәм кайгыртудан канәгать.
Бүген район мәдәният йортының күңелле командасы Балык Бистәсе халкы өчен иртәнге кәеф оештырды . "Кәеф автобусы" көне буена заряд бирде.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы кысаларында "Кайнар икмәк" кибетендә «игелек кәрҗине»социаль проекты оештырылды.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы кысаларында "Кайнар икмәк" кибетендә «игелек кәрҗине»социаль проекты оештырылды.