Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУнән консультация-кисәтү килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2021 елның 5 декабре 18 сәгатьтән 6 декабрнең 18 сәгатенә кадәр.
2021 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан;
- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Томанда:
Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильнең томан эчендә хәрәкәт иткәндә артык еш хәрәкәт полосасын үзгәртүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән бәрелешүдән килеп чыга. Шуны истә тотарга кирәк, томанда икенче транспорт чарасына кадәр араны чамалавы кыен – шуңа да гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.
Кискен рәвештә тормозга басарга да ярамый: тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк.
Тормоз педаленә берничә тапкыр басып арттан килүче машина йөртүчеләрне кисәтү зарур. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләр тиз арый, шуңа да аеруча сак булырга кирәк.
Бозлавык вакытында:
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тизлекне киметмәскә кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып арттан килүче машина йөртүчеләрне кисәтү зарур. Автомобильнең техник торышына, бигәрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика төзек хәлдә булырга тиеш. Тукталышларда ерактан күренә торган жилет кияргә кирәк.
Мөмкин булса ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны аркылы йөгереп чыгарга ярамый , чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршы гына хәрәкәт итәргә кирәк. Ерактан күренә торган жилет кияргә яки киемгә яктылык кайтаргыч элементлар беркетергә киңәш ителә. Игътибарлы һәм сак булыгыз!Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Җил көчәйгәндә:
1. Әгәр көчле җил чыкканда урамда булсагыз, җир асты кичүендә яки биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез . Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары егылырга мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
3. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләр янына килү тормыш өчен куркыныч.
5.Югарыдагы катлардагы тәрәзәләрнең ватылган пыялалары. шулай ук җил йолкып алган түбә һәм декорация элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. . Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
6. Йортттагы барлык тәрәзәләрне яхшылап ябарга кирәк, балкон һәм лоджиялардан тышка төшәрдәй предметларны алып кую зарур.
7. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.