"Доверие-Ышаныч" комплекслы үзәге белгечләре район халкы белән «Истә тотарга һәм аңларга»дигән акция уздырганнар

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Кешеләр бөтен дөньяда  ВИЧ белән яшәүче кешеләргә ярдәм итү өчен берләшәләр һәм СПИД белән бәйле авырулардан вафат булучыларны искә алалар .

2021 елның 1 декабрендә Бөтенроссия СПИДка каршы көрәш көне кысаларында «Доверие – Ышаныч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре район халкы белән «Истә тотарга һәм аңларга»дигән акция үткәрделәр.

Акция кысаларында ВИЧ – инфекциясе белән яшәүче кешеләргә  ярдәм һәм теләктәшлек символы буларак, ВИЧ-инфекциясе таралу проблемалары турында халык арасында мәгълүматлылыкны арттыру максатыннан белешмәлекләр һәм кызыл тасмалар таратылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International