Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районында булды.
Ведомство башлыгы Югары Ырга һәм Корноухово авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында катнашты. Авыл җирлекләре администрацияләре вәкилләренең докладлары 2021 елда эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2022 елга куелган бурычларга багышланган иде.
Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов балыкбистәлеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Район балалары өчен иң якты һәм истә калырлык вакыйгаларның берсе. Бүген район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен "унике ай" дигән әкият сәхнәләштерелде. Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Барлык балалар да район башлыгы Илдар Таҗетдинов исеменнән Яңа ел бүләкләре алдылар.