18 январь киченнән 19 январь киченә кадәр Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә, күз күреме 1-2 километрга кадәр кимиячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.
Машина йөртүчеләргә аеруча сак булырга кирәк: күз күреме начараюдан тыш, юлларда бозлавык саклана.
җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.